БӘРАӘТ КИЧӘСЕ 📆 Шәгьбән аеның 15-нче кичәсе (быел 6-нчы марттан 7-сенә каршы төн) – Бәраәт кичәсе якынлаша. Бәраәт кичәсе елның иң олуг кичәләренең берсе санала. Бу кичәне бөтен дөнья мөселманнары шатланып каршы ала. Чөнки Бәраәтнең мәгънәсе «аңга килү, гөнаһлардан котылу, пакьләнү» дигәнне аңлата. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң мөбарәк кичә ул Бәраәт кичәседер. Бу кичәдә гөнаһлы бәндәләр җәннәттән, ә изгеләр җәһәннәмнән аерыла. Бәраәт кичәсе Коръәндә мөбарәк дип зикер ителә: «Духан /Төтен/» сүрәсенең 1-6 нчы аятьләрендә болай дип әйтелгән: «Хәә миииим (44:1). Һидаять юлларын Ачыклаучы китап булган Коръән белән ант итәмен (44:2). Без аны мөбарәк бер кичәдә иңдердек. Һичшиксез, Без - колларыбызны алларындагы хәвефләрдән Кисәтүчебез (44:3). Һәрбер хикмәтле эш анда аерыла (44:4). Бездән бер әмер буларак бу кичәдә киләсе елның шушы кичәсенә кадәр мәйданга киләчәк әҗәлләрнең җитүе, яшеннәр кебек эшләрнең теркәлүе моның үрнәкләре. Һичшиксез, Без - колларыбызга илчеләр җибәреп торучыларбыз (44:5). Синең Раббыңнан колларына бер рәхмәт буларак җибәреп торабыз. Һичшиксез, УЛ - һәрнәрсәне Ишетүче, һәрнәрсәне Белүче (44:6). Кайбер мөфәссирләр ягъни Коръәнне аңлатучылар әйтүенчә. Коръән Кадер кичәсендә иңдерелгән, мөфәссирләр фикеренчә, Коръән тулысынча ләүхел-мәхфүздән («ләүхел-мәхфүз» – язмышлар язылган такта мәгънәсендә) җир күгенә нәкъ менә Бәраәт кичәсендә төшерелгән, ә Кадер кичәсендә аять-аять булып, пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһү галәйһиссәләмнең күңеленә иңдерелә башлаган (Җәләләйн, Бәйдави, «Кадер» һәм «Дүхан» сүрәләре тәфсире). ✅ Мөхтәрәм җәмәгать! Бәраәт кичәсендә без үз тормышларыбыз турында уйланырга, фикер йөртергә тиеш. Бу кичәдә догалар кабул була, гөнаһлар ярлыкана. Танылган ислам галиме имам Субуки үзенең тәфсирендә болай дип яза: «Дөреслектә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә» – ди. ☑️ БӘРАӘТ КИЧӘСЕНЕҢ БИШ ХИКМӘТЕ БАР: 1️⃣ бу мөбарәк кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә; 2️⃣ бу кичәдә кылган гыйбадәт (намаз, Коръән уку, зекер әйтү) аеруча фазыйләтле һәм саваплы була; 3️⃣ бу кичә илаһи ихсан һәм бәракәт белән туп-тулыдыр; 4️⃣ бу кичә мәгъфирәт, ягъни ярлыкау кичәседер; 5️⃣ бу кичәдә Пәйгамбәребез саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләмгә тулы шәфәгать (яклау) бирелгән. Шәгъбан аенда пәйгамбәребез үзенең өммәте өчен, ягъни безнең өчен Хак Тәгаләдән шәфәгать сораган һәм аңа юлы тулы шәфәгать бирелгән. Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм сөннәте буенча Бәраәт көнен ураза тотып, ә кичен дога һәм гыйбадәт белән үткәрергә кирәк. Мөхтәрәм мөселманнар! Бәраәт кичәсенең кадерен белик. Шул кичәдә ихлас күңелдән догалар кылыйк, Аллаһы Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик. ⚠️ Ислам галимнәре әйтүенчә, ТӘҮБӘ КАБУЛ БУЛСЫН ӨЧЕН ӨЧ ШАРТ ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШ. Беренче шарт үткән заманга карый, икенчесе хәзерге заманга һәм өченчесе киләчәк заманга: 🟡 кылган гөнаһ өчен чын күңелдән үкенү; 🟡 шушы гөнаһны янәдән кылмау; 🟡 киләчәктә бу гөнаһлы гамәлгә киредән кайтмаска ният кылу. 🤲🏻✨ Аллаһы Сүбехәәнәкә үә Тәгаалә барчаларыбызга шушы мөбарәк кичәдә гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып күңелләребезне пакьләргә, нурландырырга, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде. Әәмиин! Чыганак: Игелек https://nur.tatar/beraet-kichese-vegaze/

Теги других блогов: Ислам Бәраәт кичәсе Кадер кичәсе